- йөрү
- 1. Атлап урыннан-урынга күчү. Атлау сәләтенә ия булу, хәрәкәт итәрлек хәлдә булу. 2. Хәрәкәттә булу, хәрәкәт итеп тору 3. Транспортта хәрәкәт итү 4. Кая да булса баргалап тору эшкә й. 5. Үтү, керү, чыгу капкадан йөреп булмый 6. Йөреш ясау (шахматта) 7. Кайдадыр булу читтә й. – солдатта й. 8. Берәр нәрсә белән мәшгуль булу эш артыннан й. . Нәр. б. шөгыльләнү, кәсеп итү аю биетеп й. 9. күч. Яратышу, сөешү. Шундый мөнәсәбәткә омтылу 10. Нин. б. рәвештә, максатта, фикердә, хәлдә, шөгыльдә яки хис-тойгылар эчендә булу, яшәү, эш итү пальтодан й. – эшсез й. – бик акыллы йөри – юләр дип йөрдек – атаңча йөр – шулар сүзе белән йөрисез – исән-сау йөрисеңме? – күченеп йөрү – укып йөрү, авырып йөрү 11. Берәүдән икенчегә күчеп таралу сүз йөри 12. күч. Кулланышта, әйләнештә булу йөрми торган акча. Законлы яки абруйлы көчкә ия булу, үтәлү синең сүзең йөри бит. ЙӨРЕП КАЙТУ (КЕРҮ, КИЛҮ) – Кая да булса барып килү, саф һава алырга чыгу. ЙӨРЕП КИТҮ – 1. Баланың яки авыру кешенең аякка басып йөри башлавы 2. Нин. б. механизмның төзәлеп хәрәкәт итә башлавы 3. Җиңүгә өйрәнү, күнегү (ат тур.). ЙӨРЕП ЭШЛӘҮ – Эштән кайтып-килеп йөрү. ЙӨРЕП ЧЫГУ (ӘЙЛӘНҮ) – Тикшерергә, күрергә, белергә кирәк булган объектларны алар урнашкан җиргә барып карап чыгу
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.